Штрафын вакытында түләмәүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафын вакытында түләмәгәннәргә карата елның дүрт ае эчендә 234 эш кузгатылды. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 94кә күбрәк. 42 йөртүче административ арестка алынды, 173енә штраф салынды, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. Искә төшерәбез, КоАПның 20.25 маддәсе, 1 өлеше нигезендә, штрафын вакытында түләмәүчеләр бурыч...
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафын вакытында түләмәгәннәргә карата елның дүрт ае эчендә 234 эш кузгатылды. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 94кә күбрәк. 42 йөртүче административ арестка алынды, 173енә штраф салынды, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. Искә төшерәбез, КоАПның 20.25 маддәсе, 1 өлеше нигезендә, штрафын вакытында түләмәүчеләр бурыч суммасын икеләтә арттырып түлиләр яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алыналар, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылалар.
Штраф түләү өчен карар үз көченә кергәннән соң 60 көн вакыт бирелә. 10 көн - карарны кире карау өчен (обжалование). 71нче көннән исә административ җаваплылык чоры гамәлгә керә. Йөртүчеләр штрафларын дәүләт хезмәтләре бердәм порталыннан яки дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтыннан (www.gibdd.ru) карый алалар. Шулай ук СМС-хәбәр килүне көйләргә була. Элек бу хезмәт гариза нигезендә генә башкарылса, хәзер әлеге мөмкинлектән дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәркем файдалана ала. Бу хезмәт 2016 елның 1 гыйнварыннан - 20 көн эчендә өлгерсәң, штрафның 50 процентын гына түләү мөмкинлеге бирелгәч аеруча актуальләште. ЮХИДИ хезмәте райондашларны да вакытны сузмаска, бу мөмкинлектән файдаланырга, административ җаваплылыкка барып җитмәскә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев