Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Сарман трассасында җәяүле ир-атны машина бәрдерде

Узган ялларда район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 21 октябрьдә кичке сәгать 9 тулгач Яр Чаллы - Күзкәй юлында «ВАЗ-2110» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. 26 яшьлек ир-ат руль артына эчкән килеш утырган була, җитмәсә, машинаның тизлеген дә арттыра. Егет баш мие җәрәхәтләре ала, борыны сына, больницага барудан баш тарта....

Узган ялларда район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 21 октябрьдә кичке сәгать 9 тулгач Яр Чаллы - Күзкәй юлында «ВАЗ-2110» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. 26 яшьлек ир-ат руль артына эчкән килеш утырган була, җитмәсә, машинаның тизлеген дә арттыра. Егет баш мие җәрәхәтләре ала, борыны сына, больницага барудан баш тарта.
22 октябрьдә шулай ук кичке сәгать 9 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасында һәлакәт теркәлә. Шәһәрдән Сарманга таба баручы «Приора» автомобиле юл аша чыгучы җәяүлене бәрдерә. Машина тизлеген арттырган йөртүче шул сәбәпле юлдагы кешене күрмәгән. Ә җәяүле, тәүлекнең караңгы вакыты булуга да карамастан, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә юл аркылы чыккан, шуның өстенә, киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар да булмаган. Баш мие җәрәхәтләре алган, уң як бот сөякләре сынган 42 яшьлек җәяүле ир-ат шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев