Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Пенсионер юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән

25 март көнне район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Сәгать 12 тулганда Яр Чаллы - Водозабор - Яңа поселогы юлында «ГАЗ 4616» машинасы рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Гранта» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машинаның 60 яшьлек ир-ат йөртүчесе күп төрле тән җәрәхәтләре белән больницага эләгә. Сәгать...

25 март көнне район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Сәгать 12 тулганда Яр Чаллы - Водозабор - Яңа поселогы юлында «ГАЗ 4616» машинасы рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Гранта» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машинаның 60 яшьлек ир-ат йөртүчесе күп төрле тән җәрәхәтләре белән больницага эләгә.

Сәгать 12 тулгач Яр Чаллы - Мусабай-Завод юлында «Рено Дастер» һәм «ВАЗ 2113» автомобильләре бәрелешә. Беренче машинаның Түбән Камада яшәүче 61 яшьлек йөртүчесе идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Бу «ВАЗ 2113» машинасын йөртүче 30 яшьлек ир-атның аягы җәрәхәтләнүгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев