Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Пенсионер ир-ат һәлакәткә юлыккан

Узган атна барышында район хокук сакчылары ялган документлар ясау, чит милеккә кул сузу, үтерү белән янау, наркотиклар саклау, аларны тарату очракларын ачыклаганнар. Бу турыда район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.

2000 елгы егет узган елның сентябрь аенда билгесез заттан ялган машина йөртү таныклыгы алган. Алан поселогында билгесез кеше кичке сәгать 8дә машина салоныннан 15 яшьлек кызның кәрәзле телефонын урлаган. Шулай итеп, милек хуҗасына 10 мең сумлык зыян китергән. 28 январьда Яр Чаллыда яшәүче ир-ат Шилнәбаш авылында, кулына ике пычак алып, үз яшьтәшен – 49 яшьлек хатын-кызны үтерү белән куркыткан. 29 январь көнне хокук саклаучылар «Юбилейный» бакчачылык ширкәтендә 24 яшьлек гражданиннан 0,43 грамм авырлыкта метилэфедрон дигән наркотик матдә алганнар. «Заря» бакчачылык ширкәтендә билгеле булмаган зат 26 яшьлек хатын-кызга наркотик саткан. 
Бер атна дәвамында дежур бүлеккә юл-транспорт һәлакәтләре турында 18 хәбәр кергән.  
Һава торышының җылы, юлларның пычрак булуы тәэсир иткәндер, күрәсең, рейдлар вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре укылмый торган машина номерларын алдагы атнага караганда 25кә күбрәк теркәгәннәр. Документсыз йөрүчеләр дә күбрәк булган. Шундый 12 йөртүчегә штраф салынган. Куркынычсызлык каешын такмаган 44 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бу сан да алдагы атнага караганда күбрәк. Ә менә ярамаган урында каршы полосага чыгу очраклары ике мәртәбә кимрәк теркәлгән. 
Ә бу атна дүшәмбе иртәсеннән үк юл һәлакәтеннән башланды. Иртәнге сәгать 6 тулгач Мәскәү – Уфа трассасының 1067нче километрында җиңел машиналар бәрелеште. Яр Чаллыда яшәүче «ВАЗ-111130» автомобилендә баручы 66 яшьлек пенсионер ир-ат, тизлекне арттырып, идарә итүне югалта һәм һәм «ВАЗ-21093» белән бәрелешә. Авариядә беренче машинаның йөртүчесе күпләгән имгәнүләр ала. 
Бу көннәрдә кар күп ява, трассада буран. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдән кышкы юлда аерата сак булуларын сорый.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X