Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәттә балалар зыян күрде

Мәскәү – Уфа трассасының 1071нче километрында Мерседес Бенц Актрос автомобилен йөртүче, машинаның тизлеген арттырып, алда баручы ВАЗ-21144 автомобиленә бәрелә.

Анысы инерция белән алдан баручы Киа Рио белән бәрелешә. Юл һәлакәтендә ике баланың сәламәтлегенә зыян килә. ВАЗ-21144 машинасындагы бер айлык ир бала баш мие җәрәхәтләре ала. Ул махсус утыргычка утыртылмаган була. Шулай ук Киа Рио автомобилендә барган 5 яшьлек кызның баш миенә зыян килә. Аларның икесен дә Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә алып китәләр. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев