Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәтнең сәбәбе – тизлек арттыру 

Яр Чаллы – Сарман трассасының 17нче километрында тизлек режимын сакламау аркасында Хундай Грэтта автомобиленең йөртүчесе – 32 яшьлек хатын-кыз идарә итүне югалта һәм юл кырыена чыгып әйләнә.

Яр Чаллыда яшәүче әлеге хатын-кыз һәлакәттә баш җәрәхәтләре ала, ашыгыч ярдәм машинасы аны БСМПга алып китә. Автомобильдәге 54 яшьлек хатын-кыз һәм 4 яшьлек кыз бала узып баручы транспорт белән шулай ук Чаллыга больницага җибәрелә. 


Нет комментариев