Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Караңгыда өч җәяүлене бәрдерделәр

Февраль аенда район территориясендә ике көн рәттән җәяүлеләрне бәрдерү очраклары теркәлде. Беренчесе Яр Чаллы - «Дубки» ял базасы юлында булды. Төнге сәгать 2дә «Хундай Акцент» автомобилен йөртүче 43 яшьлек ир-ат яктыртылмаган урында юл кырыенда басып торган җәяүлене күрми. Бәхетсезлегенә, юлчы яктылык кайтаргыч элементлар кергән киемнәрдән дә булмый. Яр Чаллыда яшәүче...

Февраль аенда район территориясендә ике көн рәттән җәяүлеләрне бәрдерү очраклары теркәлде. Беренчесе Яр Чаллы - «Дубки» ял базасы юлында булды. Төнге сәгать 2дә «Хундай Акцент» автомобилен йөртүче 43 яшьлек ир-ат яктыртылмаган урында юл кырыенда басып торган җәяүлене күрми. Бәхетсезлегенә, юлчы яктылык кайтаргыч элементлар кергән киемнәрдән дә булмый. Яр Чаллыда яшәүче 27 яшьлек әлеге җәяүле ир-ат баш мие җәрәхәтләре ала, умыртка баганасы сына, ул ашыгыч ярдәм больницасына озатыла.

Икенче һәлакәт шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында - кичке сәгать 6да Яр Чаллы - Түбән Кама - Иштирәк трассасында теркәлә. Бу юлы «ВАЗ-21093» автомобилен йөртүче егет юл буйлап барган ике пенсионер хатын-кызны бәрдерә. Бу очракта һәлакәт килеп чыгуга машина йөртүченең тизлекне тиешледән арттыруы да, пенсионерларның кагыйдәне үтәмичә юлдан баруы да сәбәп була. Иштирәктә яшәүче пенсионерларның берсе бот сөяге сынып БСМПга җибәрелә, дип хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев