Юлда иминлек: ата-аналарга кисәтү
Күп кенә ата-аналар баланы машинада йөртү өчен иң куркынычсыз урын — өлкән кешенең кулында дип саный. Әмма белгечләр бертавыштан бу фикерне иң куркыныч ялгышуларның берсе дип атый.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре ата-аналардан еш кына бер үк төрле сәбәпләр ишетә. Иң киң таралганы — «ерак барасы түгел» дигән фикер. Шул ук вакытта статистика күрсәткәнчә, иң авыр нәтиҗәләргә китерә торган юл-транспорт һәлакәтләре нәкъ менә кыска һәм гадәти маршрутларда, кибеткә, поликлиникага яки кунакка барганда, ешрак була. Юлның озынлыгы авария куркынычын киметми.
Ата-аналарның тагын бер дәлиле — «балага автокреслода утыру уңайсыз, ул елый». Әлбәттә, ата-ана өчен бу мөһим, әмма иминлек беренче урында торырга тиеш. Заманча автокреслолар баланың анатомик үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән һәм утыру, хәтта йоклау өчен дә уңайлы халәтне сайларга мөмкинлек бирә.
Кайчакта «кресло урынына адаптер кулланабыз» дигән сүзләрне дә ишетергә була. Әмма өчпочмаклы адаптерлар һәм каркассыз тоткарлау җайланмалары юл хәрәкәте кагыйдәләре белән тыелган. Алар баланы сакламый, киресенчә, куркынычны арттыра, чөнки иминлек каешының йөкләнешен баланың муенына һәм корсагына дөрес итеп бүлеп бирми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев