Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек йөртүчеләр турында полиция бүлегенә хәбәр итәргә була

Район ЮХИДИ инспекторлары ел башыннан бүгенгә кадәр исерек килеш руль артына утырган 139 кешене ачыклаганнар. Аларның 67се җәйге чорда тоткарланган. Кызганычка каршы, эчкән килеш кулына машина ачкычы алучылар аз түгел. Бу - иң начар гамәлләрнең берсе. Чөнки ул әле штраф түләү яки автомобиль йөртү таныклыгыннан коры калу гына түгел, үзеңнең,...

Район ЮХИДИ инспекторлары ел башыннан бүгенгә кадәр исерек килеш руль артына утырган 139 кешене ачыклаганнар. Аларның 67се җәйге чорда тоткарланган.

Кызганычка каршы, эчкән килеш кулына машина ачкычы алучылар аз түгел. Бу - иң начар гамәлләрнең берсе. Чөнки ул әле штраф түләү яки автомобиль йөртү таныклыгыннан коры калу гына түгел, үзеңнең, пассажирларның һәм синең белән бер юлда хәрәкәт итүче башка кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере дә. Эчкән килеш руль артына утыручыларга өч елга кадәр таныклыксыз калу яный. Ә кемнең һөнәре автомобиль йөртү белән бәйле, бу инде аның өчен һәм гаиләсе өчен бөтенләй трагедия дигән сүз. Исерек килеш машина йөртүче рульне шундый ук хәлдәге башка кешегә биргән очракта да штрафтан качып булмый. Эчкән өчен машина йөртү хокукыннан азат ителгән булып та, кабат шул хәлдә руль артына утыручылар да бар. Андыйларга беренче срок беткән көннән яңасы өстәлә, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Исерек килеш машина йөртүчеләрне ачыклау буенча район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан көн саен эш алып барыла. Инспекторлар эчкән килеш руль артына утыручыларны күрүчеләрдән дә хәбәр көтәләр. Мондый хәлнең шаһиты булучылар 71-44-81 һәм 37-96-60 телефоннары аша район Эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев