Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ике машина бәрелешкән

2023 елның 11 июлендә иртәнге сәгать җидедә Яр Чаллы-Сарман трассасының 28 километрында Яр Чаллыда яшәүче, 1965 елда туган «Рено Дастер» автомобиле йөртүчесе, РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.10 маддәсен бозган. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең, 1 өлешендәге 12.15 РФ Административ хокук бозулар кодексының юл өлешендә машиналарны урнаштыру кагыйдәләрен бозып, каршыдагы полосага чыга. Нәтиҗәдә, шофер Тукай районында яшәүче, 1998 елда туган гражданин идарәсендәге «Хундай Солярис» автомобиле һәм Сарман районыныннан, 1997 елда туган гражданин идарә иткән ВАЗ-2112 автомобиле белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә «Рено Дастер» шоферы баш мие җәрәхәтләре, контузия, күкрәк, корсак җәрәхәте алып, култык сөяге сынган килеш хастаханәгә эләгә. «Хундай Солярис» шоферы сул култык сөяге, уң зур терсәк сөяге сынып, күкрәк, маңгай һәм ботның аскы өлешендә яралар алган. Бу машинаның Тукай районында яшәүче, 1999 елда туган пассажиры, комбинацияле җәрәхәт, баш мие җәрәхәте һәм баш мие травмасы диагнозы белән хастаханәгә озатылган. Чаллы шәһәрендә яшәүче 2000 елда туган икенче пассажир борын сөяге сынып, күкрәк һәм сул бот тукымалары җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев