Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ялгышларны юллар кичерми

Тукай районы ЮХИДИ начальнигы Шамил Ганиев биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 ае эчендә Тукай районы юлларында җәмгысы 55 юлтранспорт һәләкате теркәлгән. Аварияләрдә 3 кеше һәлак булган (шуларның берсе бәлигъ булмаган зат), 88 кеше яраланган. Үткән елның шушы ук чорында 63 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 10 кеше үлгән, 90 кеше яралар алган булган.

Аварияләрнең төп сәбәбе гадәттәгечә, машина йөртүчеләрнең тизлек режимын бозуларына барып тоташа. Шуңа күрә, профилактик чара итеп, транспорт күп йөргән, җәяүлеләр чыгучы юлларда тизлекне чикләүче юл билгеләре, тизлек режимын бозуны теркәүче фото-видеофиксация җиһазларын урнаштыру эшләре алып барыла. Тизлекне арттыруны чикләү буенча иң яхшы профилактик ысулларның берсе булып, әле дә баягы ясалма юл тигезсезлеге санала. Биш кеше һәлак булган Чаллы – Водозабор юлында агымдагы елда шундый 7 ясалма тигезсезлек урнаштырылган. Чаллы – Дизелист автоюлының җәяүлеләр күп йөри торган урыннарда 3 ясалма тигезселек куйганнар. Шул рәвешле, 8 торак пунктларында 14 ясалма юл тигезсезлекләре барлыкка килгән.

Исерекләр белән бәйле юлтранспорт һәләкатләренә килгәндә, ел башыннан районда шундый 6 очрак теркәлгән, аларда 9 кеше зыян күргән. Үткән елның шушы ук чорында 11 очрак теркәлгән булган, 17 кеше зыян күргән. 9 ай нәтиҗәләре буенча салмыш килеш руль артына утыручылар белән бәйле аварияләр кимүгә таба бара. Отчет дәверендә исә, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән исерек килеш машина белән идарә итүнең 127 факты (үткән елда – 139) ачыкланган.

Әлеге вакытта суд приставлары белән берлектә бурычлы автойөртүчеләрне тоту буенча эш алып барыла. Барлыгы шундый 14 рейд уздырылган, 14 автомобильне арестка алганнар. Шулай ук бурычларын түләмәүче 2 кешегә карата машина йөртү хокукын чикләү буенча судка иск җибәрелде.

Юл-транспорт һәләкатләрен, исерекләр катнашындагы очраклар санын киметү өчен профилактик эш мөһим әйберләрнең берсе булып кала бирә. Әлеге юнәлештә районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре актив эш алып барырга, район юлларындагы хәлне игътибардан калдырмаска тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев