Юл хәрәкәте иминлеге

Эчтеңме – рульгә утырма!

Агымдагы елның 6 аенда район юлларында 34 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 53-е төрле тән җәрәхәтләре алды. 18 яшькә кадәрге балалар катнашында 6 авария теркәлде, 9 бала тән жәрәхәтләре алды. 

Район юлларында һәлакәтләрне киметү максатында, ЮХИДИ инспекторлары атна саен профилактик чаралар үткәрә. 
Исерек машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләренә китерүче сәбәпләрне һәм шартларны булдырмау, юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, агымдагы елның 6 аенда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 23 оператив – профилактик чара үткәрелде, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 550 очрагы теркәлде. 
Әйтик, 26 июльдәге тикшерү барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 42 очрагы, шул исәптән, куркынычсызлык каешын эләктермәгән килеш машина йөртүнең – 17, дәүләт номерлары укылмауның – 5, балаларны махсус утыргычсыз йөртүнең – 4, вакытында штраф түләмәүнең 2 очрагы ачыкланды. 
Кызганычка каршы, җәйге чорда исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчеләр саны берничә тапкыр артты. Ел башыннан шундый 96 очрак теркәлде. Әлеге күңелсез статистикада алда әйтелгән категориягә караган юл-транспорт һәлакәтләре күпчелекне тәшкил итә. ЮХИДИ инспекторлары искәртә: 2019 елның 28 июненнән исерек килеш юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булган машина йөртүчеләргә җәза бирүне катгыйлату турындагы закон гамәлдә. Ә инде исерек машина йөртүче гаебе белән җәяүленең сәламәтлегенә җитди зыян килгән очракта, аны 7 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән очракта, корбаннар санына карап, авариядә гаепле машина йөртүчегә 12 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев