Чаллы янында авариядә 15 яшьлек питбайк йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алган
14 июльгә каршы төндә сәгать 01:30да Тукай районының Иске Җирекле авылында юл-транспорт һәлакәте булган. Дуслык урамындагы чатта Renault Clio автомобиле белән питбайк бәрелешкән.
Алдан билгеле булган мәгълүматларга караганда, 36 яшьлек чит ил автомобиле йөртүчесе сулга борылганда юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм каршы яктан килгән питбайкны үткәреп җибәрмәгән.
Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге машина йөртүче соңгы ике ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 25 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Ә 15 яшьлек үсмернең транспорт чарасы белән идарә итү өчен тиешле таныклыгы булмаган.
Бәрелеш нәтиҗәсендә балигъ булмаган питбайк йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алган. Табиблар аның баш мие селкенүенә һәм баш сөяге-ми җәрәхәтенә шик белдергән, шулай ук күкрәк һәм бил өлеше җәрәхәтләрен, тезендәге ертылган яраны теркәгән.
Яраланган үсмерне ашыгыч ярдәм бригадасы Чаллы шәһәренең КДМЦ хастаханәсенә китергән. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Фото и мәгълүмат/ Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев