Беренче кар һәлакәткә китерде
Бүген иртән Яр Чаллының Яңа шәһәреннән ГЭС бистәсенә баручылар тайгак юлда берничә машинаның бәрелешүе аркасында бөкедә утырса, беренче кар Тукай районы юлларында да эзсез узмады. Иртән сәгать 8 тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының 15нче километрында «Лада Калина» машинасы юл кырыена чыгып әйләнде. Руль артына утырган хатын-кыз юлда юеш кар...
Бүген иртән Яр Чаллының Яңа шәһәреннән ГЭС бистәсенә баручылар тайгак юлда берничә машинаның бәрелешүе аркасында бөкедә утырса, беренче кар Тукай районы юлларында да эзсез узмады. Иртән сәгать 8 тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының 15нче километрында «Лада Калина» машинасы юл кырыена чыгып әйләнде. Руль артына утырган хатын-кыз юлда юеш кар явып торуын, шуның белән бәйле рәвештә трассада бозлавык барлыкка килүен абайлап бетерми, күрәсең. Сарман районында яшәүче 45 яшьлек әлеге хатын-кыз баш мие җәрәхәтләре ала, маңгае каты бәрелә, ул БСМПга озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев