Узган ялларда район территориясендә кеше сәламәтлеге һәм үлеме белән бәйле ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шимбә көнне кичке сәгать 6 тулгач Олы Шилнә авылында «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 40 яшьлек ир-ат 30 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерде. Икенчесе уң аягы сынып больницага озатылды.
Якшәмбе көнне төнге сәгать 3тә ЮХИДИ хезмәткәрләре Яр Чаллы...
Узган ялларда район территориясендә кеше сәламәтлеге һәм үлеме белән бәйле ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шимбә көнне кичке сәгать 6 тулгач Олы Шилнә авылында «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 40 яшьлек ир-ат 30 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерде. Икенчесе уң аягы сынып больницага озатылды.
Якшәмбе көнне төнге сәгать 3тә ЮХИДИ хезмәткәрләре Яр Чаллы - Сарман трассасының 31нче километрында, Яңа Бүләк авылы янында, коточкыч авария турында хәбәр алдылар. Шәһәрдән Сарман ягына таба хәрәкәт итүче «Приора» автомобиле алдан барган транспортны узам дип каршы юнәлештәге полосага чыга. Кызганычка каршы, узып өлгерә алмый, каршыга килүче икенче «Приора»га маңгайга-маңгай бәрелә. Беренче машинаның Әлмәт шәһәрендә яшәгән йөртүчесе, икенче машинаның Яр Чаллыда яшәгән йөртүчесе һәм пассажиры урында ук җан бирәләр. Егетләр өчесе дә 1993нче елгы, әле 23 яшьләрен дә тутырырга өлгермәгән булалар. Икенче автомобильдә арткы утыргычта барган ике кыз (берсенә - 20, икенчесенә 26 яшь) баш мие, тән җәрәхәтләре алалар, травматик шок хәлендә БСМПга озатылалар. Икесе дә Яр Чаллыда яшиләр. Кызганычка каршы, кызлар куркынычсызлык каешын да такмаган булалар.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев