Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бензин цистернасын аударган

3 июнь көнне кичке сәгать 4 тулгач Яр Чаллы – Водозабор юлына Ильбухтино авылыннан чыккан борылышта «Форд Фокус» автомобиле бензин ташучы «КАМАЗ» машинасына юл бирми. Алар бәрелешеп, ярымприцеп-цистерна юл кырыена чыгып ава.

Җиңел машинада руль артында 28 яшьлек хатын-кыз була. Бәрелешүдә йөк машинасының шоферы, шулай ук җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Алар арасында алты яшьлек малай да була. Сәламәтлекләренә зыян алучылар барысы да ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә озатыла. 
Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканда бензин цистернасында составында нефть булган 20 тонна сыеклык була, җиргә аның якынча 16 тоннасы ага.

Фото район ЮХИДИ бүлеге тарафыннан бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев