Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында балык тотучылар юл һәлакәтенә очраган

18 июнь көнне көндезге сәгать 2дә Яр Чаллы - Борды юлының 6нчы километрында - Түбән Суыксу күпере янында - «Киа Спектра» автомобиле юл кырыена төшеп әйләнде. Шәһәрдә яшәүче ике ир-ат һәм бер хатын-кыз алдагы көнне Җәйләү авылына балык тотарга барган булалар. Кайтышлый руль артындагы 35 яшьлек ир-ат автомобиль белән идарә...

18 июнь көнне көндезге сәгать 2дә Яр Чаллы - Борды юлының 6нчы километрында - Түбән Суыксу күпере янында - «Киа Спектра» автомобиле юл кырыена төшеп әйләнде. Шәһәрдә яшәүче ике ир-ат һәм бер хатын-кыз алдагы көнне Җәйләү авылына балык тотарга барган булалар. Кайтышлый руль артындагы 35 яшьлек ир-ат автомобиль белән идарә итүне югалта һәм юл кырыендагы коймага бәрелә. Машина әйләнеп юл кырыена төшә. Йөртүче урында ук вафат була, ә 37 яшьлек пассажир ир-ат һәм 33 яшьлек хатын-кыз БСМПга озатыла, дип хәбәр итте район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев