Район үзәк дәваханәсендә 2019 ел йомгакларына багышланган «медсовет» үтте.
Баш табиб Галим Сабирҗанов белдергәнчә, узган ел үлем-китем очраклары 2018 ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк булган. Үлемгә китергән сәбәпләрнең күпчелеге кан әйләнеше системасы авыруларына туры килә. Онкология авыруларының 134 очрагы ачыкланган (2018 елда – 136). Барлыгы 8660 кеше диспансерлаштыру һәм профосмотр узган. Эндокрин системасы авыруларының 587, кан әйләнеше системасы авыруларының 226, сулыш алу органнары авыруларының 32 очрагы ачыкланган. Стационарларда 3082 пациент дәваланган.
Нет комментариев