Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзизоляция дәвам итә 

Бәйрәм көннәрендә үзизоляция тәртибен үтәүгә күзәтчелек кимемәячәк. Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы Владимир Елисеев шулай дип белдерде.

Ял көннәрендә бернинди бәйрәм чаралары да үткәрелмәячәк. Владимир Александрович әйтүенчә, авылларда участок вәкаләтлеләре көчәйтелгән режимда эшли. Ял көннәрендә сәбәпсез шәһәр белән ике арада йөрүләрдән, кунакка йөрешүләрдән тыелып торырга кирәк булачак. Каядыр бару өчен махсус рөхсәт алу тәртибе шулай ук гамәлдә кала. Алынган смс-рөхсәтләрнең дөреслеге дә җентекләп тикшерелә, шуңа күрә алдашу мәгънәсез. Рөхсәт алмыйча гына яки ялган белешмә белән йөрү очраклары ачыкланганда, административ җаваплылык билгеләнә. Сүз уңаеннан, бер ай эчендә районда тәртип бозучыларга карата 200 беркетмә төзелгән.
Чаллыга керү юлларында ЮХИДИ постлары көчәйтелгән режимда эшли. Постларда машиналарны бәйрәм көннәрендә дә тикшереп торачаклар. Рөхсәтсез йөрүчеләр җавапка тартыла. 
Барыбызга да түземлек белән вазгыятьнең уңайланганын көтәргә кирәк, дип кисәтте эчке эшләр бүлеге башлыгы В. Елисеев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев