«Зинһар, балалар бакчасын киңәйтергә ярдәм итегез!»
Җыеннарның соңгылары Калмашта һәм Яңа поселогында үтте. Калмаш җирлегендә Игенче авылы белән икесенә 1300гә якын кеше теркәлгән. Пропискада булмаганнарны да исәпләсәң, биредә яшәүчеләр саны 1500дән артып китә, диде җирлек башлыгы Равия Габдуллина. Чыгышының бу урынында туктап, ул авылдашларын җирлеккә теркәлергә чакырды. Үзара салым акчасын да пропискадагы халыктан гына сорап була,...
Җыеннарның соңгылары Калмашта һәм Яңа поселогында үтте.
Калмаш җирлегендә Игенче авылы белән икесенә 1300гә якын кеше теркәлгән. Пропискада булмаганнарны да исәпләсәң, биредә яшәүчеләр саны 1500дән артып китә, диде җирлек башлыгы Равия Габдуллина. Чыгышының бу урынында туктап, ул авылдашларын җирлеккә теркәлергә чакырды. Үзара салым акчасын да пропискадагы халыктан гына сорап була, ә авылдагы уңайлыклардан биредә яшәүчеләрнең барысы да файдалана.
Башлык узган ел Калмашта мәгариф, мәдәният объектларын яңарту буенча шактый эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Урта мәктәп капиталь ремонт программасына кертелеп, бүген бина бөтенләй яңача төс алды. Балалар бакчасында өстәмә төркем ачу җае табылды, 20 балага өстәмә урын булдырылды. Авыл җирлегенең конкурста катнашып откан 1 млн сумлык грантын мәдәният йортын яңартуга тотарга уйлаганнар: җиһазлар алганнар, сәхнә пәрдәләрен алыштырганнар һәм клуб эчен матурлау өчен башка шундый эшләр башкарганнар. Бинаны газлаштыру гына әле ахырына кадәр барып җитмәгән. Равия Касыйм кызы салкын клубта быел соңгы тапкыр утырабыз, киләсе елдан җыен җылы бинада уздырылачак, дип ышандырды.
Игенче авылыннан Рәшит Солтанов үзәк урамда юл торышының бик начар булуын искә төшерде. «Кайчандыр без аны завод түбәсеннән төшкән рубероид белән түшәгән идек, хәзер йөрерлеге калмады», - диде ул. - Яңа йорт салучылар арта, урамда буш участоклар да калмады, юлларны да күбрәк әнә шул читтән килеп өй төзүчеләр, җирлектә теркәлмичә яшәүчеләр йөк машиналары белән бозып бетерә»,- дип өстәде. Йөк автомобильләрен һәм тракторларны урамга кертмәскә кирәк, дигән тәкъдим дә яңгырады җыенда. Район башлыгы Васил Хаҗиев Игенче авылы юлын барып карарга, мәсьәләне контрольгә алырга вәгъдә бирде.
Калмаш җыенында Малтабарга маршрут автобусы йөртеп булмыймы, дигән сорау да яңгырады. Пассажирлар йөртү ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллин моннан өч ел элек бу эшне оештырып карауларын, ләкин халык булмау сәбәпле, маршрутны кабат туктатуларын белдерде. Һәм киләчәктә дә зыянга эшләп булмаячак, диде. Монда автобус үтә торган иң якын урын - Күзкәй авылы, малтабарлыларга, кыен булса да, шунда килергә кала.
Яңа поселогы җыенында күтәрелгән иң төп сорау - балалар бакчасында урын җитмәү. 75 урынга исәпләнгән бакчага бүген 106 сабый йөри. Өч яшьтән зуррак 7 бала юллама көтә, өч яшьтән кечерәк 81 бала электрон чиратта тора. «Зинһар өчен, бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итегез!» - дип мөрәҗәгать иттеләр яшь әниләр район башлыгына. Васил Хаҗиев бакчаны киңәйтү мәсьәләсенең поселокта чыннан да бик кискен торуын белдерде. «10 февральдә район Советы утырышына ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чакырулы. Балалар бакчалары төзү һәм булганнарын ремонтлау мәсьәләсе, гомумән, район буенча нык актуаль. Шуңа күрә, моны без министрга тагын бер кат ассызыкламакчы булабыз», - диде Васил Хаҗиев. «Әгәр бакчаны киңәйтү программага кертелсә, эшне башлар өчен «Гигант»та финанс ярдәме кертергә әзер», - дип үз тәкъдимен җиткерде хуҗалыкның җитәкчесе Риф Имамов.
Район башлыгы Әҗмәкәй авыл җирлегендә су үткәрү системасын яңартуның көн кадагындагы мәсьәлә икәнлеген, Иске Гәрдәледә клубны ремонтлауны төгәлләргә, юллар төзүгә һәр елны өлеш чыгарырга кирәклеген билгеләп үтте. Әҗмәкәйдә - клуб, Иске Гәрдәледә ФАП авария хәлендә.
Җитәкчелек белән халыкның аралашуы Яңа поселогында дустанә мохиттә, бик җылы барды. Район башлыгы да залдагыларга мөрәҗәгать итеп, сез әнә шул татулыгыгыз, бер-берегезне ишетә белүегез белән көчле дә инде, диде. «Мәктәптә, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре бердәм булып эшлисез. Ныклы авыл хуҗалыгы предприятиегез бар. Авыл җирлеге башлыгы белән хуҗалык җитәкчесе кулга-кул тотынып эшли. Сез башка кайбер җирлекләрдән ун елга алда барасыз», - дип фикерен белдерде Васил Хаҗиев.
Үз чиратында Риф Имамов та хуҗалыкның эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте. Ни дисәң дә, Әҗмәкәй авыл җирлегенең бик күп кешесе шушы предприятиедә хезмәт куя. «Гигант» мәктәптә үз грантларына кадәр булдырды. Әле күптән түгел генә поселоклыларны сөендереп, элеккеге универмаг бинасында бер кибет ачарга ярдәм иткән. Предприятие бинада 7 млн сумлык ремонт үткәргән һәм аны сәүдә челтәренә арендага биргән. Авыл халкы бу саваплы гамәл өчен дә дәррәү кул чабып рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев