«Задоринки» халыкара конкурстан триумф белән кайттылар
Яңалыклар

«Задоринки» халыкара конкурстан триумф белән кайттылар

5 апрельдә Круглое Поле поселогыннан «Задоринки» хореография ансамбле Казанда «Яз сулышы» Халыкара конкурсында катнашты.

Талантлы хореограф Галина Щелконогова җитәкчелегендә яшь йолдызлар югары осталык күрсәттеләр. 

 I дәрәҗә лауреатлар:
• «Прекрасное далеко»
• «Подводный мир»
• «Чәк-чәк» татар милли биюе
 
II дәрәҗә лауреат:
• «Кечкенә роботлар»
 
III дәрәҗә лауреатлар:
• «Калинка» (заманча интерпретация)
• «Портта»
 
Кичәнең үзенчәлекле мизгеле: хореограф Галина Щелконогова «Һөнәри осталыгы» өчен диплом белән бүләкләнде! Бу аның хезмәтен, сәнгатькә тугрылыгын һәм укучыларын яратуын тану. Балаларыбызныэ иҗатына бәһасез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт, Галина! 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев