Юристлар көне белән!
РФ Президентының Указы нигезендә 2008 елдан Россиядә 3 декабрь юристлар көне буларак билгеләп үтелә. Элек-электән зур җаваплылык сорый торган, шул ук вакытта иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе ул. Юристлар көне гражданнарның иреге һәм хокукы сагында торучы һәркемне берләштерә. Моңа юрист, адвокат, прокурор һәм суд приставлары, хокук системасында эшләүчеләр керә. Юстиция тармагының...
РФ Президентының Указы нигезендә 2008 елдан Россиядә 3 декабрь юристлар көне буларак билгеләп үтелә. Элек-электән зур җаваплылык сорый торган, шул ук вакытта иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе ул. Юристлар көне гражданнарның иреге һәм хокукы сагында торучы һәркемне берләштерә. Моңа юрист, адвокат, прокурор һәм суд приставлары, хокук системасында эшләүчеләр керә.
Юстиция тармагының төп максаты - дөреслек, хаклык булдыру. Юридик тармакта эшләүчеләргә хокук тәртибен сак-
лау, аны булдыру кебек зур бурычлар йөкләнгән. Районыбызда үз һөнәренә тугрылыклы, гадел, хокук сагында сизгер торучы юристлар эшли.
Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур җаваплылык, тәвәккәллек, көч һәм энергия таләп итә. Эчке эшләр органнарында эшләүче хокук сагында торучыларыбыз райондашларыбызның тынычлыгы-иминлеге хакына шәхси вакытларын да кызганмыйлар, көндезен дә, төнлә дә тукайлыларга ярдәмгә ашыгалар, җинаятьләрне ачалар.
Барлык юристларны - район суды, прокуратурада эшләүчеләрне, бу тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә саулык-сәгадәт, үзегезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга иминлек, эшләрегездә, тормышыгызда зурдан-зур уңышлар, күңел көрлеге, тынычлык, бәхет, бәрәкәт юлдаш булуын телим.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев