Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Байларда Чернобыль фаҗигасен искә алу көнендә шул фаҗига шаһиты Салия Халиуллина белән очрашу оештырганнар

Без, мәдәният хезмәткәрләре, 26 апрель - нурланыш һәләкәтләрендә һәм казаларында һәләк булганнарны искә алу көнне авылдашыбыз Салия апа янына, өйләренә юл тоттык. Алар безне бик җылы, якты йөз белән, күптән көткән кунак шикелле каршы алды, сөенде : "Яхшы килдегез әле, рәхәт булып китте", - диештеләр. Бүгенге көндә Чернобыль мәхшәрен кичкән...

Без, мәдәният хезмәткәрләре, 26 апрель - нурланыш һәләкәтләрендә һәм казаларында һәләк булганнарны искә алу көнне авылдашыбыз Салия апа янына, өйләренә юл тоттык. Алар безне бик җылы, якты йөз белән, күптән көткән кунак шикелле каршы алды, сөенде : "Яхшы килдегез әле, рәхәт булып китте", - диештеләр. Бүгенге көндә Чернобыль мәхшәрен кичкән авылдашыбыз Салия апа Катиб кызы Халиуллина Югары Байлар авылында кияве Дамир, кызы Марина һәм ике оныклары белән булганына шөкер итеп бик матур, җитеш тормышта яшиләр. Салия апа Чиләбе өлкәсендә Озвинский шәһәре Митлено поселогында ябык яшерен җирдә яшәгән һәм эшләгән. Ул агулы җирләрне, суларны, үләннәрне, җиләкләрне тикшергән һәм лаборантка булып эшләгән. Салия апа Чернобыль АЭСында булган һәләкәттән соң күргәннәрен, ниләр эшләгәннәрен, ничек яшәгәннәрен, андагы мәхшәрләрне бәйнә-бәйнә елый-елый сөйләде, ул сөйләгәннәрне хәтта тыңлап торуы да куркыныч иде безгә.

Бергәләп фотосурәтләр карадык, истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштык, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык. Сөйләшү чәй өстәле артында, җылы мохитта дәвам итте, бу очрашу көне безнең күңелләрдә җылы, онытылмас тәэсирләр калдырды. Дөньялар, көннәр имин, сугыш булмасын, моннан ары андый фаҗигаләр килә күрмәсен, үзебез исән булыйк, кайгы күрергә язмасын, дип озатып калды безне II группа инвалид , тыл ветераны Салия апа Катиб кызы, дип хәбәр итә Югары Байлар авылы клуб мөдире Әлфия Дульфанурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев