Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югалган балыкчының киемнәре табылды

Газетада хәбәр иткәнебезчә, Кырныш һәм Колыш авыллары арасында югалган ике балыкчыны эзләү дәвам итә. 15 октябрь көнне волонтерлар һәм Яңа поселогы эзләү отряды хезмәткәрләре балыкчыларның көймәләре табылган урыннан 150 метр читтәрәк - камышлар арасында ир-атларның берсенең киеменә юлыктылар. Балыкчының туганнары куртканың чыннан да югалган ир-атныкы икәнен расладылар. Кырныш авылыннан хәбәр...

Газетада хәбәр иткәнебезчә, Кырныш һәм Колыш авыллары арасында югалган ике балыкчыны эзләү дәвам итә. 15 октябрь көнне волонтерлар һәм Яңа поселогы эзләү отряды хезмәткәрләре балыкчыларның көймәләре табылган урыннан 150 метр читтәрәк - камышлар арасында ир-атларның берсенең киеменә юлыктылар. Балыкчының туганнары куртканың чыннан да югалган ир-атныкы икәнен расладылар.

Кырныш авылыннан хәбәр итүләренчә, 16 октябрьдә балыкчыларны эзләүгә тагын бик күпләр кушылды. Ләкин иртәдән кичкә кадәр эшләүгә, тулы бер ял көнен шуңа багышлауга да карамастан, эзләү көткән нәтиҗәне бирмәде. Елганы һәм яр буйларын тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев