Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилее уңаеннан сәхнә ветераны Рәшит Тимергалинга гармун бүләк иттеләр

Яңа ел бәйрәмнәрен Биклән авылының мәдәният йортында бик үзенчәлекле һәм матур итеп оештырылган концерт программасы белән каршы алдылар. Мәдәният йорты директоры Рузилә Костина хәбәр итүенчә, 2016 ел - Кино елына багышлап үткәнгә, алар да бәйрәмнәрен киносериалларына каратып үткәрергә булганнар. - Бәйрәм тантанасына «Великолепный век» киносериалы «артистларын» чакырдык, сәхнәбезне дә шул...

Яңа ел бәйрәмнәрен Биклән авылының мәдәният йортында бик үзенчәлекле һәм матур итеп оештырылган концерт программасы белән каршы алдылар. Мәдәният йорты директоры Рузилә Костина хәбәр итүенчә, 2016 ел - Кино елына багышлап үткәнгә, алар да бәйрәмнәрен киносериалларына каратып үткәрергә булганнар.

- Бәйрәм тантанасына «Великолепный век» киносериалы «артистларын» чакырдык, сәхнәбезне дә шул кинога хас итеп бизәдек. Сөләйман солтан Татарстаныбызда, шул исәптән Тукай районында нинди бәйрәмнәр үткәргәнебезне карады, үзе дә Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Бик күңелле, бик кызык килеп чыкты ул. Шулай ук бәйрәмебезгә тагын да бер ямь өстәп, Казаннан танылган җырчы, безнең якташыбыз һәм авылдашыбыз Ленар Сәйфиев та кайтты. Ул райондашларына үзенең иң матур җырларын бүләк итте, зал аны аягүрә басып каршы алды. Биклән авылы халкын Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде. Ул да үзенең иң изге теләкләрен теләде. Тагын бер сөенечле хәбәр: сәхнә ветераны Рәшит ага Тимергалинны олы юбилее - 80 яшь тулуы белән килгән кунакларыбыз җылы тәбрикләде, ә «Биклән» җитештерү кооперативы рәисе Разил Димөхәммәтов юбилярга тальян гармун бүләк итте. Рәшит абый шунда ук аны кулларына алды һәм өздереп-өздереп иң яраткан көйләрен уйнады, - дип хәбәр итте безгә Биклән авылының мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев