Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйтер сүзем бар

Газета укучыларыбыз! Новотроицкое авылында яшәүче Асия Хәсәнованың шигъри үрнәкләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Татарстаным

Татарстанымда төрле милләт яши,
Дус һәм тату булып, гөрләшеп.
Очрашканда бертуганнар кебек
Сүзләр бетми хәтта серләшеп.
Дуслык, бердәмлектә бөтен байлык
Дус булуга, дуслар, ни җитә!
Бердәмлектә көчең - Татарстан,
Тыныч, имин бул син гомергә!
Басу болыннары, урман, су буйлары
Ямьләндерә туган җиремне
Чит җирләрнең алтын тавына да
Алыштырмам туган илемне.
Мин туганмын, Татарстанымның,
Оҗмах төсле ямьле җирендә!
Горурланып, шушы бәйрәмеңдә
Рәхмәт әйтәм сиңа бүген дә.
Шушы матур, ямьле җәй көнендә
Татарстан олуг бәйрәмең!.
Барлык милләт балаларың кебек,
Кыйблаң туры синең, күңелең киң!

Асия Хәсәнова,
Новотроицкое авылы.

Бу темага багышланган башка материалларны моннан укыгыз:

Кулыма каләм алдым
Шигырьләрендә тормыш мизгелләре
Якташыбыз Роза Биктимерова шигырьләрен моннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев