Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ылыслы агачлар орлыклары утыртылды

ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә  «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләрен тәмамлаганнар.

«Әлеге эшләргә 7 кеше җәлеп ителгән. Барлыгы 2 миллион данә нарат орлыгы чәчелде, – диде үзәк директоры Азат Зиннәтуллин. – Кырларда шулай ук беренче һәм икенче ротация чәчкеннәре көч җыя. Аларның торышы яхшы дип бәяләнә».
Исегезгә төшерик, үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән 12 млн.данә кәлшә тәшкил итә. Үзәк 11,3 гектар мәйдан били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, суыту һәм орлыкларны саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан. Үзәк ВСС АВ швед компаниясенең заманча җиһазлары белән җиһазландырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев