Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмыш сынаса да, сынмыйбыз

«Ункөнлек кысаларында үзебезнең поселокта яшәүче инвалидларның эшчәнлеге турында сөйлисем килә, - дип яза редакциягә Комсомолец инвалидлар оешмасы рәисе, II төркем инвалид Надежда Галицкая. - Җирлектәге бер генә чара да бездән башка узмый. Инвалидлар өмәләрдә, Сабантуйларда, сайлауларда, референдумнарда, авыл җыеннарында, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша. Комсомолец мәктәбендә волонтерлык,...

«Ункөнлек кысаларында үзебезнең поселокта яшәүче инвалидларның эшчәнлеге турында сөйлисем килә, - дип яза редакциягә Комсомолец инвалидлар оешмасы рәисе, II төркем инвалид Надежда Галицкая. - Җирлектәге бер генә чара да бездән башка узмый. Инвалидлар өмәләрдә, Сабантуйларда, сайлауларда, референдумнарда, авыл җыеннарында, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша. Комсомолец мәктәбендә волонтерлык, тимурчылар юнәлешләренең эшчәнлеге көчәя бара. Үсеп килүче буынның инвалидлар белән аралашуы аларда изгелек тәрбияли.

Инвалидлар спорт ярышларында да бик активлар. Мәсәлән, Р.Каһиров шахмат остасы, Л.Федотова - шашка, дартс буенча, Н.Галицкая шашка һәм ату буенча җиңүләргә ирешеп торалар. Инвалидлар оешмасы район һәм җирлекнең ветераннар советлары, авыл җирлеге, ФАП, китапханә, мәдәният йорты белән даими элемтәдә яши. Проблемалар булганда да алар безгә ярдәм кулы суза. Район хакимияте һәм авыл җирлеге ярдәме белән сугыш ветераны Михаил Кайнов яши торган йортның түбәсе ремонтланды.

Инвалидларны берләштереп торуда авылдагы «Чишмәләр» клубы зур роль уйный. Быел без аның кечкенә юбилеен - 15 еллыгын бәйрәм иттек. Оешкан елларыннан ук клуб белән авыл китапханәсе мөдире Т.Лобова җитәкчелек итә. Клубта пенсионерлар һәм инвалидлар өчен Яңа ел бәйрәмен, юбилейларны үткәрү, әдәби-музыкаль кичәләр оештыру, спорт ярышлары уздыру, мәктәп укучылары һәм бакча балалары белән очрашулар матур гадәткә әверелде.

Язмыш безгә сынауларын бирсә дә, без сынмыйча, сыгылмыйча, зарланмыйча, бер-беребезнең тормышын ямьләп яшибез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев