Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы Мәрхәмәтлелек атнасы: мәктәп укучылары ветераннарга ярдәм итәләр

Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле караш, ярдәмчеллек һәм актив гражданлык карашы тәрбияләү максатында районда 17 апрельдән «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - «Мәрхәмәтле Татарстан» мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» башланып китте. Ул 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Авыл җирлекләрендә ялгызы яшәүче өлкәннәргә, инвалидларга бу көннәрдә бик күп игелекле эшләр эшләнә. Редакциягә килгән хатлар шул турыда сөйли.

Изге эшләргә беренчеләрдән булып мәктәп укучылары, волонтерлар, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре алынды. Алар ялгыз яшәүчеләрнең, инвалидларның ихаталарын чистартты, өйләрен тәртипкә китерде, кояшлы язгы көннәрдә йортларына ямь өстәргә булышты. Мәсәлән, Круглое Поле мәктәбе волонтерлары үзе генә гомер итүче Миңлекифая Ямалиеваның ишегалдында өелеп торган карларны таратты һәм өен җыештырды.

«Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар оешмасы инвалид балалар яши торган йортларда булды. Алар Илсөяр Шәрәфиева, Даниил Кащеев, Данил Рәхмәтуллин һәм Карина Низамиеваларның өйләренә бардылар, балаларны сөендереп, тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар.

Эстафетага Борды мәктәбе укучылары да бик теләп кушылды. Балалар җитәкчеләре Юлия Утяшова һәм Елена Маслова белән бергәләп хезмәт ветераны Анна Головина йортында булдылар, аңа кулларыннан килгәнчә йорт эшләрендә булыштылар, концерт номерлары белән дә сөендерделәр.

Мәрхәмәтлелек атнасы тугыз бала өчен музейга бару белән дә истә калыр, мөгаен. 18 апрель көнне «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен Кнәз авыл җирлегендәге «Патриот» дип аталган хәрби дан музеена экскурсия оештырды. Балалар туган авылларының тарихи үткәне белән танышты, авылдашларының тормышы, аларның батырлыклары турында белде. Музейга килүчеләр экскурсоводның чыгышын бик игътибар белән тыңладылар, экспонатларны бик бирелеп карадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

19 апрельдә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова «Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» кысаларында экология темасына дәрес үткәрде. Балалар бу чарада «Фиксики - Экология нәрсәгә өйрәтә?» дигән мультфильм карадылар, аннары бергәләп фикер алыштылар. Соңрак, командаларга бүленеп, табигатьне саклау темасына рәсемнәр ясадылар.

«Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Күзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре дә сугыш ветераны Мәхмүт Сабиров янына барды, аның хәлен сорашып, үткәннәр турында сөйләшеп кайтты.

- Районыбызда Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - «Мәрхәмәтле Татарстан» мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» бик матур гына дәвам итә, игелекле эшләр эшләнелеп тора. Без дә әлеге эстафетага кушылырга булдык, - дип хәбәр итә безгә Күзкәй мәдәният йортының директоры Гөлнур Шәйхуллина. - Яңа Байлар авылында 90 яшен тутырган бик хөрмәтле кешебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Сабир улы Сабиров яши. Беркөн мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова, социаль хезмәткәр Айгөл Бакирова һәм Күзкәй авылының мәктәп укучылары белән җыелыштык та, Мәхмүт абыйның өенә киттек. Безне ачык йөз, тәмле сый белән аның кызы Әнисә апа каршы алды. Балаларыбыз бабакайга үзләре әзерләп килгән шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар, әле алай гына да түгел, өйдәге вак-төяк эшләрне дә башкардылар. Мәхмүт абый бик сөенде, һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлап утырды. Соңыннан исә үзе турында, үзенең сугышчан хезмәт юлы, сугыштан соң булган авыр, михнәтле еллар турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аллага шөкер, бүгенге көндә Мәхмүт бабай бер дә ялгыз түгел. Янына һәрвакыт таныш-белешләре, күп санлы туганнары кайтып тора. Картаймыш көнендә кызы Әнисә белән кияве Иван Горяиновлар тәрбиясендә көн күрә. Безне озатырга чыкканда да, Мәхмүт бабай тагын килүебезне үтенде, аны онытмыйча, хәлләрен белешеп торуыбызга ихлас рәхмәтләрен белдерде, - дип язды Гөлнур Имаметдин кызы. Моннан тыш күзкәйлеләр һәйкәл яннарын чүп-чардан чистартканнар, территорияне тәртипкә китергәннәр.

Ярдәм күргән, мәрхәмәтле күңел җылысын тойган өлкәннәр дә, балалар да үзләренә игелек эшләүчеләргә ихластан рәхмәт әйттеләр, сөенеп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев