Яшьләр көненә район нинди чара әзерли?
Яңалыклар

Яшьләр көненә район нинди чара әзерли?

Тиздән яшьләр көне билгеләп үтеләчәк.

Бу көнгә багышланган чара – районда 23 нче июнь көнне узачак, аны зур әзерлек белән уздырырга җыеналар. Бәйрәм чарасы Бәтке авылының «Яшел утрау» паркында саф hавада оештырылачак. Яшьләр өчен кавер-группа, район иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, дискотека булачак. Бәйрәм салют белән тәмамланыр дип көтелә, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.


Нет комментариев