Яшьләр көне белән!
Кадерле яшьләребез, егетләр, кызлар! Барыгызны да иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез - өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту - сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. 28 июнь көнне бөтен авыл җирлекләрендә дә тантаналы рәвештә егет...
Кадерле яшьләребез, егетләр, кызлар! Барыгызны да иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез - өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту - сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. 28 июнь көнне бөтен авыл җирлекләрендә дә тантаналы рәвештә егет һәм кызларга өлгергәнлек аттестатлары тапшыру чарасы үтә. Күпләр белемнәрен дәвам итәр, кайберләр эшкә урнашыр. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз.
Яшьлек шуңа да яшьлек бит ул... Күз ачып йомганчы үтсә дә, һәр кеше аны гомере буе сагына, күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклый. Егетләр, кызлар, сезнең кулда бүген шушы олы бәхет. Ул эчкерсез дә, хыялый да, канатлы да... Матур бәйрәмегез күңелле үтсен. Гомерегезнең иң матур - чәчәкләргә тиң чорын мәңге истә калырлык итеп күңелле, матур үткәрегез.
Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телим.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев