Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь тукайлылар Россия гражданнары булдылар

Шушы көннәрдә бөтен илебез күләмендә «Без - Россия гражданнары» дигән акция уздырылды. Төрле төбәкләрдә 14 яше тулган егет-кызлар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булды.

Яңа поселогының «Мәхәббәт» ял итү паркында оештырылган бәйрәм тантанасында 8 тукайлы паспорт алу бәхетенә иреште. Яшь гражданнарга шулай ук истәлекле медальләр дә тапшырылды. РФ Эчке эшләр министрлыгы миграция пунктының Тукай районы бүлеге җитәкчесе Любовь Назаргалиева бу чара турында болай диде:

- Россия Федерациясе паспортлары алган егет-кызлар чын мәгънәсендә бәхетлеләр, чөнки бу чара хәзер киң колачлы итеп, ниндидер олы бер бәйрәм рухында үтә.

Әле алай гына да түгел: яшүсмерләрне котлап, аларга матур сүзләр белән район башлыгы Васил Хаҗиев та чыкты. Ул да паспорт тапшыру тантанасының шулай зур итеп үткәрелүенә куануын белдерде.

Документ тапшыру чарасында тукайлыларның әти-әниләре дә катнашты. Алар үзләренең сабыйларын әлеге вакыйга белән котладылар, оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев