Яңалыклар

Яр Чаллы – Сарман юлының беразы булса да төзекләндерелде

Бу көннәрдә Яр Чаллы - Сарман трассасының иң начар дип саналган өлешләрендә - барлыгы дүрт километр арага яңа асфальт салынды. Шулай итеп, дүрт участокта - Теләнче Тамак борылышы тирәсендә, Иске Дөреш тавында, Октябрь Бүләк авылы каршындагы территориядә һәм Күперледән чыгып ягулык салу станциясенә кадәр арада юл төзекләндерелде. Сентябрьдә тагын 1,5...

Бу көннәрдә Яр Чаллы - Сарман трассасының иң начар дип саналган өлешләрендә - барлыгы дүрт километр арага яңа асфальт салынды. Шулай итеп, дүрт участокта - Теләнче Тамак борылышы тирәсендә, Иске Дөреш тавында, Октябрь Бүләк авылы каршындагы территориядә һәм Күперледән чыгып ягулык салу станциясенә кадәр арада юл төзекләндерелде. Сентябрьдә тагын 1,5 километрда - Шөкрәле һәм Мусабай Завод авыллары арасында яңа асфальт салыначак, дип хәбәр итә "Татавтодор" җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы башлыгы Рәдис Вәсимов.


Нет комментариев