Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын ярты авылны юк иткән 

Омск өлкәсенең Большереченски районы Каракүл авылында коточкыч янгын булган. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әлеге фаҗигадан соң битарафлыкта гаепләнгән вазифаи затларга карата ачылган җинаять эшен тикшерү барышы хакында хәбәр итеп торырга кушкан. Янгын нәтиҗәсендә 25 корылма һәм 14 торак йорт янып беткән. Шулай ук азык-төлек кибете, 10 ишегалды корылмасы янган. Алга таба тикшерү үзәк аппаратта контрольгә алынган, дип хәбәр итә җирле тикшерү комитеты сайты. 

Янгын көндез башланган. Ут урманнан һәм сазлыклы урыннардан камышлар аша килгән дип фаразлана. Авылдагы 33 йортның 14е янып беткән. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитсә дә, аны тиз генә сүндерә алмаганнар. Чөнки көчле җил ярты авыл янып бетүгә сәбәпче булган. Ут бары тик 15 сәгатьтән соң гына тулысынча сүндерелгән. Бәхеткә, янгында үлүчеләр юк. Җирле хакимият йорт-җирсез калганнарга йорт төзүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргән. Каракүл авылына XVI гасырда нигез салынган, анда себер татарлары яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев