Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильбухтинодагы янгында 71 яшьлек ир-атның гомере өзелде (фото)

Узган шимбәдә, 10 сентябрь көнне, районда ике янгын очрагы теркәлүен хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов. Иртәнге сәгать 7дә Иске Дөреш авылының Г.Тукай урамындагы бер ихатада сарайга ут кабуы турында хәбәр алына. Хуҗа кеше йокыдан торып чыгып, утны үзе сүндереп карый, ләкин көче җитми. Ялкын якындагы...

Узган шимбәдә, 10 сентябрь көнне, районда ике янгын очрагы теркәлүен хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов. Иртәнге сәгать 7дә Иске Дөреш авылының Г.Тукай урамындагы бер ихатада сарайга ут кабуы турында хәбәр алына. Хуҗа кеше йокыдан торып чыгып, утны үзе сүндереп карый, ләкин көче җитми. Ялкын якындагы мунчага һәм беседкага үрли. Теләнче Тамак авылындагы аерым пост һәм Иске Дөрешнең янгын сүндерү машинасы гына утны җиңә ала. Сарай белән беседка тулысынча янып бетә, хуҗаның үзенә зыян килми. Бүген янгын чыгуның сәбәбе ачыклана.

Икенче фаҗига кичке сәгать 7дә Ильбухтино авылында була. Участокта вагоннардан корылган, такта белән әйләндереп алынган ике йорт була. Яр Чаллыда яшәүче улы 71 яшьлек әтисен бирегә вакытлыча яшәргә алып килә. Йортта җылыту җайланмасы - тимер мич куелган була. Шуны кабызыр өчен әлеге ир-ат солярка куллана. Ләкин, бәхетсезлеккә, солярка мичтәге утынга ут көйрәтеп кенә калмый, ялкынны йорт эченә дә чыгара. Хуҗа кеше янгынны үз көче белән сүндерергә тырыша, ләкин файдасы булмый. Йорт эчендә түзәрлек булмый башлагач, ишегалдына чыга. Ләкин ишектән чыгып бер метр китүгә аңын югалтып егыла. Көчле ут аның гәүдәсенә дә үрли. Янгын сүндерүчеләр яртылаш янган мәеткә генә тап булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев