Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа урамнарга – газ, больницага яңа УЗИ аппараты кирәк – халык депутатка гомуми авыл проблемалары турында сөйләде

Бүген тукайлыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кабул итте. Дума вәкиле белән очрашуга дүрт райондаш килгән иде. Әйтергә кирәк, сорауларның барысы да авылларның гомуми проблемаларына кагылды. Суровкада Яшьлек урамында Айрат Вәлиуллин поселокка 2016 елда су кертелүен әйтеп үтте, аның өчен олы рәхмәтен белдерде. Электр энергиясе бар, юлларга килгәндә, хәлдән...

Бүген тукайлыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кабул итте. Дума вәкиле белән очрашуга дүрт райондаш килгән иде. Әйтергә кирәк, сорауларның барысы да авылларның гомуми проблемаларына кагылды. Суровкада Яшьлек урамында Айрат Вәлиуллин поселокка 2016 елда су кертелүен әйтеп үтте, аның өчен олы рәхмәтен белдерде. Электр энергиясе бар, юлларга килгәндә, хәлдән чыгу җаен табабыз. Ләкин газ юк. Якынча 100ләп хуҗалыкка бүген зәңгәр ягулык кирәк, диде ул. Районда ел саен 600гә якын яңа йорт барлыкка килә. Инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итү мәсьәләсе һәр авылда актуаль. «Беренче чиратта Чаллыгаз оешмасыннан техник шартлар турында документ, аннары проект сметасы кирәк. Ансыз программага керү мөмкин түгел. Эшне шуннан башларга кирәк», - дип юнәлеш бирде депутат.
Иске Гәрдәле клубы мөдире Гүзәлия Попова клуб бинасын капиталь ремонтлау мәсьәләсен күтәрде. Биредә клуб РайПОдан сатып алынган бинада эшли. Ул клуб өчен үзгәртелгән, ләкин нык иске, уңайлыклар юк, сәхнә өлешен дә ремонтларга кирәк. Дөрес, ике ел элек иганәче ярдәме белән клубка өстәмә бина төзелгән. Анда барысы да яңа. Клуб мөдире авылның үсүен, бүген 300дән артык кеше яшәвен, яшьләрнең кайтып төпләнүен, халыкның актив булуын әйтеп үтте, шуңа күрә безгә мәдәният үзәге бик кирәк, диде ул. Кабул итүдә катнашкан район башлыгы Васил Хаҗиев бу мәсьәләнең район хакимияте контролендә булуын, төзекләндерү буенча иганәчеләр белән сөйләшү алып барылуын билгеләп үтте.
Круглое Поледан Вәсилә Әхмәтҗанова поселокта яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелсә дә, эшләргә табиб-фельдшер булмавын ачынып әйтте. Шулай ук ул яңа төзелгән урамнарда канализация үткәрү мәсьәләсенә кагылды.
Югары Суыксу авылыннан пенсионер Фирдәвес Шәимов район үзәк больницасына УЗИ, үпкәгә ясалма сулыш бирүче аппаратлар алуда ярдәм сорады. Баш табиб Галим Сабиржановның әйтүенчә, бу аппаратлар больницада бар, ләкин бик иске. Алар бүген ватылып чыгарга мөмкин. Бу, чыннан да,больница өчен бүген көн кадагындагы сорау. Проблема министрлыкка да җиткерелгән. Яңа УЗИ аппараты якынча 3,5-4,5 млн сум, ясалма сулыш аппараты якынча 1 млн сум тора. Марат Бариев бу сорауны үз контроленә алырга, проблеманы хәл итү юлларын эзләргә сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев