«Җәяүле кичүе» профилактик декадасы старт алды
Республикада «Җәяүле кичүе» дип аталган профилактик декадага старт бирелде. Әлеге декада 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында булачак. Сүз уңаенда, соңгы 9 ай эчендә районда 15 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, шуларның 4 очрагы...
Республикада «Җәяүле кичүе» дип аталган профилактик декадага старт бирелде. Әлеге декада 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында булачак.
Сүз уңаенда, соңгы 9 ай эчендә районда 15 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, шуларның 4 очрагы кеше үлеменә китергән, 12 кеше тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтләре буенча статистикага күз салсак, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары күбрәк көз айларына туры килә. Бу көз айларында тизрәк караңгы төшү, җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең аерата да күп булуы, шулай ук һава торышы һәм климат җитешсезлекләренә бәйле. Әйтик, соңгы өч ел эчендә җәяүлеләр белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре нәкъ октябрь аена туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев