Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл» турында да ишетәсе килгән иде...

«Якты юл» турында да ишетәсе килгән иде...

Тукай районы якташлар очрашуында булып кайттык. Чара район оешуның 45 еллыгына багышланды һәм күңел түрендә яши торган хатирәләрне кузгатырлык югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Диварлардагы стендларда, сәхнә түрендәге экранда безнең узганнарыбыз, йөрәккә якын танышлар, фотоларда гамәлләребез чагылышы. Безне иң дулкынландырганы – иген кырлары, урак өсте, фермаларда кайнап торган хезмәт шавы. Җил-яңгыр, кышкы буран дими, без бер юллык бәрәкәтле хәбәрне укучыларыбызга җиткерү, хезмәт алдынгыларының тәҗрибәсен тарату өчен гел юлда булдык. Кимчелек күргәндә, ныклап өйрәнеп, газета битләрендә күтәреп чыктык, аны бетерүгә ирештек. Күр инде, югары савым осталары ирешкән уңышларын уртак казанышка әйләндерү өчен районда дүртмеңчеләр, бишмеңчеләр клублары ничек эшләде! Бу республика күләмендә күрелмәгән беренче тәҗрибә булды. Райком секретаре Фәймә Гыйниятуллина инициативасы иде ул. Аны сагынып искә алдык.
Хатирәләр... Хатирәләр... Сәхнә түрендәге экранда районыбызны үстерүгә күп көч куеп якты дөньядан киткән кешеләрнең исемлеген күз яшьләре белән карадык. Аларның һәрберсе белән аралашып эшләдек бит. Дамир Харрасович Вагыйзов... Безнең өчен бик кадерле зат. «Якты юл» газетасын оештыручы, егерме ел буе безнең иҗат корабының капитаны булды ул. Тирән белемле, акыллы һәм таләпчән остазыбыз безне һөнәри осталыкка да, район тормышын тирәнтен өйрәнеп, дөресен язарга да өйрәтте. Ул елларда район ирешкән уңышларда безнең өлешебез дә бар дип әйтсәм, тыйнаксызлык булмастыр. Әлбәттә, «Якты юл» газетасы турында да (аның чыга башлавына да 45 ел тула) җылы сүз ишетәсе килгән иде, ул бит җәмәгать тормышының алхәбәрчесе, әйдәп баручы. Тик бер кәлимә сүз дә булмады...
Хатирәләр... Хатирәләр... Күңел дәрьясы бик тирән. Төбенә юшкын утырмасын өчен менә шундый очрашулар бик кирәк. Аны оештыруга бик күп көч куелган, ул күңелләребездә искиткеч җылы хисләр калдырды.

Заһидә Нәбиуллина, 
Мәнүсә Гыйльманова, 
Рәзинә Насыйбуллина, 
Әлфия Сөнгатуллина, 
«Якты юл» газетасының хезмәт ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев