Якташыбыз Ильмир Ямалов «Татар моңы» бәйгесендә беренче урын яулады (видео)
«Берүзе бер оркестр!". Ильмир Ямаловны тамашачыга «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион бәйгесенең гала-концертын алып баручылар әнә шулай тәкъдим итте. Әлеге зур матур чара кичә, 6 декабрьдә Казанда, Камал театры сәхнәсендә үтте. Талантлы якташыбызга теләктәшлек белдерергә Казанга Тукай районыннан да тамашачылар барды. Ильмир - Тукай районы Мусабай Завод авылында туып үскән...
«Берүзе бер оркестр!". Ильмир Ямаловны тамашачыга «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион бәйгесенең гала-концертын алып баручылар әнә шулай тәкъдим итте. Әлеге зур матур чара кичә, 6 декабрьдә Казанда, Камал театры сәхнәсендә үтте. Талантлы якташыбызга теләктәшлек белдерергә Казанга Тукай районыннан да тамашачылар барды.

Ильмир - Тукай районы Мусабай Завод авылында туып үскән егет, бүгенге көндә - "Риваять" ансамбле солисты. Бәйгедә Ильмир Ямалов бихисап музыка уен кораллары -сорнай, курай, кубыз, тальян, борын сыбызгысында бию көйләренә тезмә башкарып, залдагы халыкны да, жюрины да таң калдырды. Нәтиҗәдә, ул "инструмент-соло" номинациясендә беренче урын яулады.

Ильмирны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. Аның чыгышы белән видеоязманы карап, сез дә таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
Нет комментариев