Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогы яшьләре массакүләм спорт чарасында катнашты

Күптән түгел Яңа поселогының өр-яңа паркында (аның исеме дә «Мәхәббәт паркы» дип атала) спорт сөючеләр өчен «Һәр иртәне бишлегә» исеме астында спорт бәйрәме үткәрелде. Чараны спорт турындагы шигырьләр белән урта мәктәп укучылары Динара Хәйруллина, Алия Госманова, Диләрә Фазылҗанова, Регина Хаҗиева, Алина Халикова, апалы-сеңелле Флүзә белән Илнара Закировалар, Айгөл белән Альмира...

Бәйрәм кызганнан кыза барды. Яшүсмерләр үзләрен тартылу, пресс, отжимание кебек спорт төрләрендә сынап карый алды. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырды.

Өлкәннәр борчыган сорауларын җитәкчеләргә бирә алды

Шулай ук Яңа поселогының мәдәният йортында Әҗмәкәй авыл җирлеге ветераннары һәм инвлидлары белән җылы очрашу үтте. Инвалидларның һәм ветераннарның көндәлек мәшәкатьләре турындагы үзләрен борчыган сорауларына район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов һәм «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Светлана Шәехова җавап бирделәр. Бу очрашу чәй өстәле янында җырлар, шигырьләр һәм мөнәҗәтләр әйтү белән үрелеп барды. Соңыннан поселок абыстае Фәимә апа Ситдикова Коръәннән сүрәләр укыды, оештыручыларга, иганәчеләргә, килгән кунакларга рәхмәтләр әйтте.

Нурия Абдуллина,
Яңа поселогының ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев