Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Яңа поселогы өлкәннәре актив яши

Безнең Яңа поселогында ике меңнән артык кеше яши. Шуларның яртысы диярлек пенсионерлар, инвалидлар. Алар бит кайчандыр шушы җирлектә хезмәт куйганнар, гөрләшеп яшәгәннәр. Ә кеше лаеклы ялга чыккач, еш кына үзенә бикләнә, яраткан коллективыннан аерыла. Шуларны аралаштыру, үзара кечкенә булса да бәйрәмнәр, очрашулар үткәрү бик әйбәт булыр иде, дип уйлаштык та,...

Пенсионерларыбыз арасында булдыклы, талантлы кешеләр дә бар бит. Нигә әле алар белән күңелле кичәләр үткәрмәскә? Минем халык белән эшләү тәҗрибәм, өлкәннәргә теге яки бу тормыш мәсьәләләре буенча киңәш кирәк була калса, юридик белемем бар. Клуб эшен оештыру һәм аңа җитәкчелек итүне үз өстемә алдым. Байтак бәйрәмнәр, күңелле чаралар үткәрдек инде. Халык аларга теләп катнаша. Клубка килә алмаган ветераннарның өйләренә барып хәлләрен беләбез, телефон аша да сәламәтлекләре белән кызыксынабыз.

Клуб утырышлары күңелле үтә. Камыр ризыклары пешереп алып килеп, чәй өстәле әзерлибез, шигырьләр ятлап киләбез, биючеләребез, җырчыларыбыз да бар, спектакльләрдән өзекләр әзерлибез. Минем китапханәчәбез Айгөл Габдрахмановага мең рәхмәт белдерәсем килә - клуб эшен оештыру турында сүз чыккач, ул күтәреп алды. Чаралар әзерләгәндә, ул иң оста киңәшчем. Ераграк яшәүче пенсионерларыбызны машина белән барып ала, илтеп куя. Сүз уңаенда шуны да әйтәсем килә, балалар белән бик оста эшли ул - яңа технологияләр кулланып, иҗади үсешләренә булыша, 5-6 шар сәгать буена шулар белән мәш килә. Балалар да китапханәгә бик теләп йөриләр.

Ветераннар клубы эшендә Зиастин Сәхапов актив катнаша. Гармунчыбыз ул безнең, хатыны Рәшидә ханым белән парлап җырлыйлар, Зиастин спортта да актив: чаңгычы, йөгерешче. Ветеран укытучы Разия Хәйруллина моңлы тавышлы җырчыбыз, Фәния Бикиева мөнәҗәтләр әйтә. Актив ярдәмчеләрем Рәсилә Хәйдәрова, Райханә Дәүләтшинага бик рәхмәтле мин. «Гигант» хуҗалыгының баш хисапчысы Люция Васикова күчтәнәчләр белән килә, биюләр күрсәтә. Илгизә апа белән Рәфкать абый Салиховлар утырышларыбызга яратып йөриләр. Без үзебез дә аларны көтеп алабыз. Чөнки Илгизә апа табибә, безгә - өлкән кешеләргә аның киңәшләре бик кирәк. Клубыбызның шигаре дә: «Сау-сәламәт яшик, ветераннар!» бит.

Клубка һәрбер очрашуга 35-40 кеше килә. Даими йөрүчеләрне генә түгел, кеше хәтере калмасын дип, яңа пенсионерларны да чакырабыз. Билгеле инде, һәр очрашуга алдан әзерләнәбез, китапханәчебез белән бергәләп, план корабыз, темасын сайлыйбыз. Клуб оештыруыбызга үзем дә сөенәм. Мин бит бирегә йөрүче пенсионерлар белән гомер буе аралашып эшләдем, сәләтләрен, мөмкинлекләрен беләм. Бу исә эшне оештыруда ярдәм итә, дип язып җибәргән Яңа поселогыннан Гөлчәчәк Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев