Яңа елга юраганнарыбыз юш килсен
Кешенең табигате шундый инде, шактый яшькә җитеп килсәң дә, кайчакларда сабый балага әвереләсең дә куясың. Мисал өчен, Яңа елда күңелгә әллә нинди могҗизалар булыр сыман тоела. Әкият геройларының чынлыгына, Кыш бабайның булмышына ышанасың.
Күзкәй авылының мәдәният йортында һәр елда була торган бал-маскарадка быел нәкъ шундый хисләр белән бардым. Ярый әле мәдәният хезмәткәрләре, авылыбыз үзешчәннәре бәйрәмне өметне акларлык, күңелле, бай эчтәлекле дә, рәхәтләнеп көлерлек тә итеп оештырганнар. Мәдәният йортына керү юлына ук кардан ел символы - кызыл әтәч ясап куйганнар, ә ясалма капканы чыршы ботаклары белән бизәгәннәр. Тамаша залында да җанлылык хөкем сөрә. Халык күп җыелган, төрле төсләргә кереп, чыршы балкып утыра. Ул да түгел, сәхнәгә куыша-куыша маймыл белән кызыл әтәч килеп чыкты. Әнә шулай бик матур башланды Яңа ел бәйрәме һәм күңелләрне тамаша эченә бөтереп алып кереп китте. Авылыбыз талантларга бай анысы: биючеләргә, җырчыларга, нәфис сүз осталарына да кытлык юк. Әнә бит нинди матур концерт программасы әзерләгәннәр. Җырчылар Роза белән Фидаил Асылмәрдәновлар, Дамир белән Регина Сәлаховлар, Илнар Мөсәвиров, Алсинә Гайнетдинова, Рәмилә Зыятдинова, Эльмира Миңнебаева, Дания Акмалова, Фәнзилә Шәеховаларның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр. Бәйрәменә туры китереп, җырларын да сайлый белгәннәр.
Бәйрәм кичәсе биюләргә дә бай булды. Яшь биючебез Алия Асылмәрдәнова чегән, шәрык биюләрен сокланырлык осталык белән башкарды. Лилия Вәлиева күмәк биюләрне бик матур куйган: «Оренбург яулыгы», «Сыер савучы кызлар», «Ветерок» дигән шаян биюләр, «Наз» ансамбле башкарган татар кызлары биюен, мәсәлән, зур сәхнәләрдә күрсәтерлек. «Убырлы» биюен дә рәхәтләнеп көлә-көлә карадык. Һәр номерны бизәп барган слайдларны да Лилия эшләгән. Концертның буеннан-буена кызыклы персонаж - Мәдәйнең (аны Айгөл Бакирова оста башкарды) «уралып» йөрүе кәефләрне күтәрде. Уйлап тапканнар бит: Мәдәй - борынгы әкиятләрдән алынган йорт иясе. Бу очракта мәдәният йорты иясе була, янәсе. Шуңа күрә тыгылмаган җире юк. Зал яратты аны, кыланмышларын көлә-көлә карады, бер катлы йорт иясе күңелләрне җылытты.
Кыш бабай белән Кар кызыннан башка Яңа ел бәйрәме буламы? Бу рольләрне сәхнә ветераны Гали Мингалимов белән Зилия Шәехова җиренә җиткереп башкарды. Безгә теләгән теләкләре кабул булсын.
Яңа ел кичәсе җепкә тезгәндәй матур барды. Шулай да җырлап, биеп кенә яшәп булмый әле ул дигәндәй, сәхнәгә Яңа ел белән котларга чыккан авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев залдагыларга изге теләкләрен җиткергәннән соң, узып киткән елда башкарылган эшләр турында да сөйләде. Хәер, болай да күреп торабыз, байтак төзелеш эшләре башкарылды: ферма биналары яңартылды, аның ишек алдындагы юлга бетон түшәлде, хуҗалык үзе эшләп тапкан акчага орлык чистарту агрегаты сатып алды, ындыр табагы түбәсе ябылды, бишенче урамга, больницага бетон юл салынды, урамнарыбыз көн саен чистартылып тора, өйләребез җылы, суы кергән кайгы-хәсрәтләрсез яшәргә язсын, хуҗалык нык булса, авылда тормышлар да гөрләп барыр.
Бәйрәмнән шундый җылы хисләр, изге теләкләр белән таралдык. Концертның сценариен мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова язган һәм сәхнәләштергән, костюмнарны, бәйрәм атрибутларын мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина эшләгән. Ә кичәне җепкә тезгәндәй матур итеп, Илнар Мөсәвиров белән Ләйсәнә Васикова алып барды, дип хәбәр итте Күзкәй авылыннан ветеран укытучы Саҗидә Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев