Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел алдыннан да шундый матур чара оештырырлар дип өметләнәбез

Без - Югары Байлар авылы халкы өчен авылыбыз клубында зур концерт булып узды. Һава торышы бик начар булуга карамастан, артистларыбыз концерт куярга килделәр. Менә, Аллага шөкер, үзебезнең авыл клубы сәхнәсендә дә яраткан җырчыбыз Эльмира Сөләйманова һәм аның иҗатташ дусларын күрергә насыйп булды. Клубыбыз халык белән шыгрым тулы, алма төшәр урын...

Без - Югары Байлар авылы халкы өчен авылыбыз клубында зур концерт булып узды. Һава торышы бик начар булуга карамастан, артистларыбыз концерт куярга килделәр. Менә, Аллага шөкер, үзебезнең авыл клубы сәхнәсендә дә яраткан җырчыбыз Эльмира Сөләйманова һәм аның иҗатташ дусларын күрергә насыйп булды. Клубыбыз халык белән шыгрым тулы, алма төшәр урын да юк, яраткан җырчыбызны күрергә бөтен кеше ашыккан диярсең. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, моң дәрьясенә чумды. Әлбәттә инде клубка шул чаклы кешене җыю җиңел эш түгел - бу безнең клуб мөдире Әлфия Дөлфәнурованың зур тырышлыгы. Авыл буйлап, өйдән-өйгә кереп, чакырып йөрде ул концертка, рәхмәт төшкере.

Көне килеп җиткәч, концертны үтә дә бер дулкынлану хисләре белән карап утырдык, үзебезгә рухи азык алдык. Чара ахырында клуб мөдире артистларга, шулай ук концертка килгән һәр тамашачыга исәнлек-саулык, тазалык-байлык, гаилә бәхете теләде. Без - Югары Байлар авылы халкы бик канәгать калдык. Әйтергә теләгәнем шул: Яңа ел бәйрәмендә дә шундый матур концерт оештырсыннар иде мәдәният хезмәткәрләре, без бик рәхмәтле булыр идек, дип язды редакциябезгә Сәлимә Һидиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев