Менә тагын җиргә алтын көзләр килде, бөтен дөнья үзенә бер матур төсмер алды. Уңышлар җыелып алынды, бар дөнья: кешеләр дә, табигать тә кышка әзерләнә.Менә шундый матур көз аендә - октябрьдә безнең олы ихтирамга, хөрмәткә лаек өлкәннәребезнең бәйрәмнәрен үткәрү нык игътибар үзәгендә була һәм бик нык әзерлек белән, күңелле итеп үтә...
Менә тагын җиргә алтын көзләр килде, бөтен дөнья үзенә бер матур төсмер алды. Уңышлар җыелып алынды, бар дөнья: кешеләр дә, табигать тә кышка әзерләнә.Менә шундый матур көз аендә - октябрьдә безнең олы ихтирамга, хөрмәткә лаек өлкәннәребезнең бәйрәмнәрен үткәрү нык игътибар үзәгендә була һәм бик нык әзерлек белән, күңелле итеп үтә дә ул бәйрәм!
1 октябрь көнне Яңа Бүләк мәдәният йортында җирлегебез ветеранннары һәм пенсионерлары өчен үтә дә үзенчәлекле һәм эчкерсез итеп оештырылган "Бер картлыкта, бер яшьлектә..." дип исемләнгән бәйрәм кичәсе шуның мисалы дияр идем мин. Өлкәннәребез бу көнне аеруча дулкынланып киләләр бәйрәмгә, ахирәтләрең, хезмәттәшләрең яисә авылдашларың белән очрашу өчен менә дигән бер сәбәп бит ул! Җирлекнең 4 авылыннан да (Бай Бүләк, Күктәк-Мирсәит, Иске Теләнче, Яңа Бүләк) пөхтә киемле, шат йөзле, күпне күргән, зур ихтирамга лаек өлкәннәребез чөкердәшә-чөкердәшә кайнар чәй, тәмле сыйлы мул табында сыйлана-сыйлана күңелле концерт карадылар. Алар өчен "Сәйлән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары да, мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары да берсеннән-берсе матур шигырьләрен, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр.Аннан соң ветераннарыбыз чиратлаша-чиратлаша рәхәтләнеп үзләре дә бии- җырлый башладылар, авылыбызның иң оста җырчылары - тыл ветераннары Рәшидә Мирсәитова, Әткәр Хабибуллин, алдынгы колхозчылар Әминә Шәйдуллина, Венера Калимуллина, Фәнәдия Фатхуллина, Хамис Харисов һәм Гөлфания Хафизова үзләренең чордашларына иң матур җырларын багышладылар.Бәйрәм кичәсендә тәбрикләү сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов, район Советы депутаты Галим Сабирҗанов, җирлекнең ветераннар оешмасы җитәкчесе Самат Рәхимов, мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗановлар чыгыш ясады.
Өлкәннәребез бу бәйрәмнән күп көч-энергия, аралашу сөенече алып, "Киләсе елны да очрашырга язсын !" - дия-дия, бер-берсенә изге теләкләр тели-тели, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдылар. Шулай шул, еллар имин булсын да, табыннарда муллык булып, сәламәтлектә очрашулар насыйп булсын берүк! Сез безгә бик кирәк , хөрмәтле өлкәннәребез, дип яза Яңа Бүләк мәдәният йорты режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев