Яңа Бүләк балалары кино тарихы белән танышты (фото)
Хәтерләсәгез, 2016нчы ел - "Кино елы" дип игълан ителгән иде. Шушы ел кысаларында Яңа Бүләк авылы балалар бакчасында "Иксез-чиксез кино дөньясы» дип аталган чара узды. Чара барышында нәниләр "Кино- китаптан башлана" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Алып баручы балаларга киноның барлыкка килү тарихы, кино төшерү юллары турында мавыктыргыч итеп...
Хәтерләсәгез, 2016нчы ел - "Кино елы" дип игълан ителгән иде. Шушы ел кысаларында Яңа Бүләк авылы балалар бакчасында "Иксез-чиксез кино дөньясы» дип аталган чара узды. Чара барышында нәниләр "Кино- китаптан башлана" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Алып баручы балаларга киноның барлыкка килү тарихы, кино төшерү юллары турында мавыктыргыч итеп сөйләде, балалар өчен язылган китапларга нигезләнеп төшерелгән кино һәм мультфильмнар белән дә таныштырды. "Без кайсы әсәрдән?" дигән уенда балалар мультфильм һәм әкият геройларын таныдылар, алар турында бер берсенә сөйләделәр. Соңыннан балаларга татар телендә төшерелгән әкият һәм мультфильмнар крсәтелде, дип хәбәр итә китапханәче Мингалиева З.Я.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев