Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләк авылының мәктәп укучылары Илһам Шакировның музей-йортына экскурсиягә барды

Безнең Яңа Бүләк авылы табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Ул саф сулы чишмәләргә, киң урман- кырларга бай. Әлеге чишмәләрнең саф суын эчеп, табигатьнең чиста һавасын сулап үскәнгәме авылыбызның данын еракларга танытучы мәшһүр кешеләребез күп безнең. Шулар арасында Россиянең, Татарстан һәм Каракалпакстан республикаларының халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе...

Безнең Яңа Бүләк авылы табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Ул саф сулы чишмәләргә, киң урман- кырларга бай. Әлеге чишмәләрнең саф суын эчеп, табигатьнең чиста һавасын сулап үскәнгәме авылыбызның данын еракларга танытучы мәшһүр кешеләребез күп безнең. Шулар арасында Россиянең, Татарстан һәм Каракалпакстан республикаларының халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, "Алтын Аполлон" бүләге иясе Илһам Шакиров та бар.

15нче февраль Илһам ага Шакировның туган көне. Бу уңайдан авылыбызда күп кенә чаралар үтә: кызыклы очрашулар, әңгәмәләр, тематик кичәләр.

Быел Илһам ага Шакировның туган көненә багышлап, авыл китапханәчесе "Туган якның асыл улы" дип аталган чара уздырды. Ул мәктәп укучылары өчен авылыбызда урнашкан И.Шакировның музей йортына экскурсия оештырды. Китапханәче балаларга И.Шакировның балачагы, мәктәп һәм үсмер еллары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Балалар җырчының тормыш юлына һәм иҗатына бәйле фотосүрәтләр һәм экспонатлар белән таныштылар.

Соңыннан укучылар И.Шакировка багышланган видеоязма карадылар. Монда алар җырчы турында классташлары һәм авылдашлары сөйләгән истәлекле вакыйгаларны, аның башкаруында җырлар тыңладылар. Бу көнне укучылар үзләре өчен Илһам ага турында күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар, дип хәбәр итә китапханәче Зөлфия Мингалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев