Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа-Бүләк авылының аксакалы – Закирҗан абый Гыйззатуллинга 90 яшь тулды

Яңа-Бүләк авылының иң өлкән кешесе - Закирҗан абый бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул авыр һәм катлаулы тормыш юлы үткән шәхес. Аның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Әтисен кулга алганнан соң, әнисенең олы ярдәмчесе булып Закирҗан абый кала. 1926 елның матур октябрь аенда Зәй районы Бистебаш...

Яңа-Бүләк авылының иң өлкән кешесе - Закирҗан абый бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул авыр һәм катлаулы тормыш юлы үткән шәхес. Аның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Әтисен кулга алганнан соң, әнисенең олы ярдәмчесе булып Закирҗан абый кала.

1926 елның матур октябрь аенда Зәй районы Бистебаш авылында яшәүче Әхмәтҗаң абый белән Мәхмүдә апа Гыйззатулинарның икенче балалары дөньяга аваз сала. Аңа яратып, озын гомер теләп, Закирҗан дип исем кушалар. Закирҗан абый сабый бала чакта ук Әхмәтҗан абый гаиләсе белән туган авылыннан күчеп китәргә карар кыла. Яңа тормыш башлар өчен ул урман әйләндереп алган, якында гына чишмә аккан урынны сайлый һәм Яңа-Бүләк авылына килеп урнаша.

1930 елда Әхмәтҗан абыйны репрессиягә эләгә - аны кулга алалар, Мәхмүдә апага берүзенә 4 бала һәм хуҗалыкны алып бару эшләре кала. "Гыйззатулиннар гаиләсе - халык дошманы", дип Закирҗан абыйны хәтта мәктәпкә дә алмыйлар. Ул үзеннән кече булган бертуган энеләрен карар өчен фермага эшкә керә. Билгеле, сугыш еллары - ачлык заманы була. 1940 елда Закирҗан абый кесәсенә арыш башагы тутырып алып кайта. Моны явыз ниятле кешеләр күреп, тиешле органнарга хәбәр итә һәм 14 яшьлек Закирҗан абыйны һәм "Әнисе кушмаса, ул аны эшләмәс иде", - дип, Мәхмүдә апаны да төрмәгә утырталар.

4 ел узгач, туган якларына әйләнеп кайту теләге белән янып яшәгән Закирҗан абыйга армия сафларына китәргә повестка килә. Ул вакытта армиядә хезмәт итү 4 ел булган. Увольнениегә приказ килмәү сәбәпле, Закирҗан абый Самара якларында тагын ярты ел хезмәткә кала. Күренеп тора, тормыш Закирҗан абыйны һаман сыный, чит җирләрдә йөртә. Армиядә хезмәт иткәннән соң ул туган якларына әйләнеп кайтмый, ә бәхет эзләп Үзбәкстанга китә. Ташкент шәһәрендә Закирҗан абый тормыш иптәше Кифая апаны очрата һәм алар гаилә корып, матур гына яши башлыйлар. Ләкин, әнисе Мәхмүдә апа өлкән яшьтә булу сәбәпле, аны тәрбияләү өчен, алар гаиләсе белән Яңа-Бүләк авылына әйләнеп кайталар. Авылда Закирҗан ага скотник, тегермәнче булып хезмәт итә, йортларга газ керткәндә газовик булып та эшли. 40ел эш стажы белән лаеклы ялга чыкса да, ул фермада эшләвен дәвам итә.

Бүгенге көндә Закирҗан абый белән Кифая апа 62 ел бергә яшәп, 4 балаларына кадерле әти-әни, 8 оныкларына, 4 оныкчыкларына яраткан әби-бабай, авылдашларына үрнәк гаилә булып Яңа-Бүләк авылында гомер кичерәләр. Ял һәм бәйрәм көннәрендә балалары кайтып, хуҗалыкта булышалар. Йортлары гөжләп тора аларның.

Туган көнендә Закирҗан ага Гыйззатуллины Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров юбилей белән котлады. Юбилярга Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиевтан чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Аны барлык авылдашлар исеменнән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сагетдинов та котлады, аңа изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды, дип хәбәр итәләр Яңа Бүләк авылыннан. Закирҗан абыйга сәламәтлек, якыннарының хөрмәтен, күңел җылысын тоеп яшәвен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев