Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хыяллар тормышка ашкан бәйрәм

«Наиком-Арена» спортның техник төрләре стадионында районыбыздагы мобилизацияләнүчеләр гаиләсендә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел алды бүләге – күңелле һәм файдалы бәйрәм оештырылды.

Бу чара кызыклы һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп оештырылуы белән балаларның күңелен тиз арада яулап алды. 
Балалар мототехникада йөрделәр, сабый чакларыннан күңелләренә якын булган мультфильм «геройларына әверелделәр». Алар – мультфильм геройлары костюмнарында аниматорлар белән бергәлектә кызыклы уеннарда катнаштылар. Биредәге шөгыльләр, чаралар балаларның яшь үзенчәлеген күздә тотып оештырылган булуы белән күңелгә ятышлы булды. 
Район башлыгы Фаил Камаев бәйрәм чарасына җыелган балалар, өлкәннәрне туып килүче Яңа ел белән тәбрикләде. Балаларга тормыш шатлыклары бүләк итүче «Наиком-Арена»ның район җирлегендә уздырылучы төрле дәрәҗәдәге хәйрия чараларының даими иганәчесе булуын ассызыклады. Шул уңайдан клуб директоры Наил Хөббатуллинга ата-аналар, район хакимияте исеменнән рәхмәтен җиткерде. Күңелле бәйрәм чарасын оештыручы Наил Хөббәтуллин исә балаларга әтиләренең чын ир-егет, Ватан сакчысы булуларын ассызыклап әйтте һәм оныклары белән килгән әби-бабайларга һәм мобилизацияләнүче хәрбиләрнең тормыш иптәшләренә сабырлык, ныклык теләде. Стадионга җыелган кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев җирлегебездән мобилизацияләнгән хәрбиләрнең чын патриотлар булуына басым ясады. Аларның исән-имин туган якка әйләнеп катуларын теләде һәм аларның кадерлеләрен: балаларын, әти-әниләрен, хатыннарын бәйрәм белән тәбрикләде. 
Шунысын да әйтергә кирәк, җирлегебездә яшәүче балаларның күпчелеге «Наиком-Арена» клубында – стадионда еш кунак була. Хәйрияче директорның әнә шул рәвешле балалар күңеленә ачкыч таба белүе күпләргә үрнәк. «Наиком-арена» спортның техник төрләре стадионында уздырылган чарада Тукай районы хакимияте хәйрияче эшмәкәрләр ярдәме белән сатып алынган татлы бүләкләрне өләште. 
Үсмерләрнең, хәтта кечкенә балаларның да күзе дә, күңеле дә стадиондагы техникада – рәхәтләнделәр генә квадрациклларда йөреп, бәләкәй кар машинасында шуып! Бәләкәй кар машинасы инструкторы Данил Миненков балаларның аеруча снегоходларда выжылдап шуарга яратулары хакында: «Әнә, күрәсезме, балаларның күзләреннән очкын чәчри, авызлары колакларына җиткән – һәрберсе үзен космонавт сыман хис итә. Менә ул бәхетле мизгелләр!» – дип сөйли.
Бәйрәм бизәге – мәдәни чаралар. Район мәдәният бүлеге һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре берсеннән-берсе сөйкемле җәнлекләр, әкият геройлары булып киенгәннәр – аниматорлар балалар белән кызыклы уеннар оештырдылар. Кыскасы, балалар әкият дөньясына сәяхәт иттеләр, саф һавада хәрәкәтле уеннарда физик яктан да ныгыдылар һәм рәхәтләнеп ял иттеләр. Хыялларын тормышка ашыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. 
Калмаштан Фәйрүзә Гыйльметдинова оныгы Гадел белән килгән. Фәйрүзә ханым: «Гаделнең бертуган абыйсы – Илмир оныгым 30 сентябрьдә мобилизацияләнде. Исән-имин кайтып күрешүләрне телим. Үзем үстердем өч оныгымны да. Күземнең карасы шикелле бит алар, – ди. Гадел бәйрәмнән канәгать булуын белдерә: – Квадрациклда йөрү күптәнге хыялым иде – махсус киемнәрдә пилотка охшап каласың,  «очтым» гына, – дип шатлыгы белән уртаклаша. Шушы ук авылдан Галия Әгъләмованың оныгы Индира инструктор янәшәсендә квадрациклда рәхәтләнеп кар диңгезендә «йөзгән».
 – Минем моңарчы да бәләкәй кар машинасында шуганым, квадрациклда йөргәнем бар иде. Әтием – Евгений Мозжаковның хәрби кием киюенә ярты ел. Күңелемне төшермәскә тырышам. Минем һәм әниемнең күңеле көр булса әтиемә дә яхшы тәэсир итә бит ул. Ул безнең мораль яктан ярдәмебезне тоеп тора, – дип төпле фикерләре белән уртаклашты Роман Мозжаков.  
Балаларын, оныкларын бәйрәмгә алып килгән аналар, әби-бабайлар: «Сер түгел, хәзерге заманда күпчелек балалар гаджетлардан аерыла алмый. Саф һавада шушындый шөгыльләр оештыручыларга рәхмәтлебез. Безнең гаиләләр өчен аеруча катлаулы чорда кәефебезне күтәрергә, күңелебезгә бәйрәм рухы өстәргә тырышучы «Наиком-Арена» директорына һәм аның барлык хезмәткәрләренә, район хакимиятенә, мәдәният бүлегенә һәм  мәгариф идарәсендә хезмәт куючыларга ихластан рәхмәт әйтәбез, – диделәр. 
Комплекс директоры, Татарстан мотоцикл спорты федерациясе президенты Наил Хуббатуллин инициативасы белән оештырылган бәйрәм балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә тхуш килде.
«Шәп! Бик шәп! Югары пилотаж! Супер! ...» Балалар үзләре бу чарага шундый бәя бирде. Әниләр  – мероприятиедән канәгать. Алар яхшы кәеф бүләк итүчеләргә изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. «Илебез тыныч, күкләребез һәрчак зәңгәр булсын. Ирләребез, балаларның әтиләре белән шатлыклы күрешүләр насыйп итсен! Балаларга матур бәйрәм итүчеләргә рәхмәтебезнең иң олысы булсын, – диделәр.  

Зәрия Вәлиева
Рөстәм Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев