Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗасыз бакча өе янган

«Ордиушка» бакчачылык ширка тендә хуҗасыз корылма янды . Янгын турында уяу бакчачылар хәбәр итә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы Сергей Юдахин мәгълүматларына караганда, 3х5 зурлыктагы ташландык бакча йорты билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүләре аркасында янган, вакытында килгән янгын сүндерүчеләр утны күрше биналарга күчерергә ирек бирмәгән.

– Үзебезнең бакча участокларыбызны һәм аларга корылмаларыбызны ташламаска киңәш итәбез. Әгәр дә сезнең ниндидер сәбәпләр аркасында бакча йортын карарга мөмкинлегегез булмаса, ширкать җитәкчелегенә хәбәр итегез. Исегездә тотыгыз, ут күрше биналарга зыян китерсә, физик затларга штраф күләме 5 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, – дип ассызыклады Сергей Юдахин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев