Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хисап палатасына яңа җитәкче билгеләнде

Тукай районы контроль-хисап палатасының яңа җитәкчесе итеп, Тукай районы Башкарма комитетының исәпкә алу һәм хисап бүлеге начальнигы булып эшләгән Эльвира Халитова билгеләнде. Аны район Советы утырышында тәкъдим иттеләр.

- Аның кандидатурасы ТР Контроль-хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов белән килештерелде. Ул бик таләпчән, җаваплы белгеч, – диде район башлыгы Фаил Камаев.

Эльвира Халитова 2009 елдан Тукай муниципаль районы Советының оештыру бүлегендә баш белгеч булып эшли. 2010 елдан җирле Башкарма комитетның исәп һәм хисап бүлеге баш белгече булып хезмәт куя, ә 2014 елдан район башкарма комитетының исәп һәм хисап бүлеге начальнигы булып эшли башлый. Тукай районы контроль-хисап палатасының элекеге җитәкчесе Наталья Парамонычева  бу вазифадан  үз теләге белән китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев